Әтнәдә кабат исерек
ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларга караганда, район юлларында исереклеккә шикләнеп тагын 1 йөртүче тоткарланган.
Янә бик кызганыч дип телгә алырга туры килә – 1 транспорт йөртүче элегрәк йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә руль артына утырган.
Ә гомумән алсак, нибары бер атна өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны бик күп. Куркынычсызлык каешын такмаучылар саны гына 23 булган. Моннан тыш 1 йөртүче машинасына баланы махсус креслосыз утырткан.
Аерым алсак, алгы тәрәзәне артык дәрәҗәдә тонировкалап йөргән өчен 5 кеше җаваплылыкка тартылган. 2 йөртүче тиешле урында җәяүлеләрне уздырмаган, 1 автомобиль инспектор таләбенә карамастан, туктамыйча узып киткән, 1 машина техник күзәтү узмаган, 4 җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган, 4 вактөяк юл кагыйдәләрен бозу теркәлгән. Шулай ук бу чорда 1 юл-транспорт фаҗигасе дә теркәлгән.
Ел башыннан исәпләсәк, бүгенге көнгә административ штрафын вакытында түләмәүчеләргә каршы 63 протокол төзелгән. Араларыннан 4 кешегә арест салынган, башкача әйтсәк, әлеге затлар Балтачта “кунакта” булып кайтканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев