Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәнең ЮХИДИ телеграмм-каналына исерек шоферлар турында хәбәр итә аласыз

Республика ЮХИДИ идарәсендә аек булмаган шоферлар һәм башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында аноним мәгълүмат алуның яңа форматы гамәлгә ашырган иде инде.

Кабат исегезгә төшереп үтәсебез килә.

Бүгенге көндә юл һә­лакәтләре белән еш очрашабыз. Әледән-әле төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә юлларда кеше гомерләре өзелә. Кемнәрдер юл йөрү кагыйдәләрен боза, кайбер шоферлар руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утыра.
Районда булдырылган яңа телеграмм-каналның максаты – исерек хәлдә машина йөртүне тыю.
Әгәр сез юлда исерек хәлдә машина йөртүчене күргәнсез яки аның белән бәйле юл-йөрү кагыйдәсен бозу очрагының шаһите буласыз икән, Телеграммдагы әлеге каналга фото һәм видеоларны җибәрегез. Бирегә килгән мәгълүматлар ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырыла һәм тиешле чаралар күреләчәк

 https://t.me/a903tn Әлеге сылтама буенча кереп исерек шоферлар турында хәбәр итә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев