Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Автобус” операциясе башлана

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, ул 26 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Район юлларына кил­гәндә, узган атна эчендә барлыгы 48 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында җиде йөртүчегә – номер пычрак булганга, бишесенә – иминият полисы булмау сәбәпле, икесенә – “обгон”га чыкканга, алты йөртүчегә – куркынычсызлык каешын куймый йөргән өчен, дүртесенә – штрафларын вакытында түләмәгәнгә административ протоколлар төзелгән.
Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган бер йөртүче дә бар алар арасында.
Шул ук вакытта ике җәяүле киемнәрендә як­тырткыч элементлар булмау сәбапле җа­ваплылыкка тартылган. Мондыйларга аеруча игътибарлы булырга киңәш итә инспекторлар. Кичке якта, бигрәк тә елның бу фасылында үзебезгә һәм балаларыбызга карата игътибарсыз, ваем­сыз булмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев