Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

«Автоледи-2020» җиңүчесе билгеле булды

Әлмәт районында яшәүче хатын-кыз «Автоледи-2020» исемен яулады Анда Татарстаннан 56 автомобиль йөртүче катнашты.

Бүген Казанда «Автоледи-2020» машина йөртү осталыгы республика конкурсына йомгак ясалды. Анда Татарстаннан 56 автомобиль йөртүче катнашты. Әлмәт районында яшәүче хатын-кыз «Автоледи-2020» исемен яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, конкурсны үткәрү форматы үзгәртелде һәм финалда ярышларның 4 зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән автоледилар катнашты. Конкурсантлар 3 этапны уздылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтихан, аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Социаль реклама баннерлары һәм видеороликлар конкурсның финиш сызыгы булып торды. Беренче урынны һәм «Автоледи-2020» мактаулы исемен Әлмәт районыннан Надежда Кнурова яулады. Мамадыштан Венера Юмагужина — икенче, Лениногорскидан Диана Закирҗанова өченче булды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/21-08-2020/lm-t-rayonynda-yash-che-hatyn-kyz-avtoledi-2020-isemen-yaulady-5765130

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев