Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

“Автоледи – 2020” – Әтнәдә

Куркыныч авыру матур гына үткәрелеп килгән күп кенә чараларны үткәрүгә киртә куйды. Алай гына да түгел, көтеп алган милли бәйрәмебез “Сабантуйны да быел онлайн форматта гына күрергә туры килде.

Ни куаныч, соңгы көннәрдә таләпләр бераз йомшартылып килә. Ел саен үткәрелеп килгән “Автоледи” бәйгесе дә быел узмый калыр ахры дип борчылып та куйган идек. Юкка булган икән. Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, Әтнә-Арча районнары яшь ЮИДчылары бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина, Досааф оешмасының Әтнә бүлеге җитәкчесе Илфир Зәйнуллин белән тыгыз хезмәттәшлектә бик матур гына оештырылды бу чара. Билгеле, тиешле таләпләрне үтәгән хәлдә – һәркем маска һәм перчаткадан иде, үзара дистанция дә сакланылды. Олы Әтнәдән дүрт кыз – һәркайсы бик актив, тырыш һәм булган – Лилә Сәмигуллина, Фагыйлә Шиһапова, Инзилә Бариева һәм Энҗе Мөхәмәтҗанова катнашты анда. Бәйгенең беренче шарты буенча аларның  юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсе тикшерелде. Сынатмадылар, молодцы. Бәйгенең икенче өлешендә исә машинаны йөртү осталыкларына игътибар бирелде.

Һәм менә – нәтиҗәләр дә әзер. Әтнә “автоледи”е исеменә  һәр ике бәйгедә дә уңышлы чыгыш ясаган Лилә Сәмигуллина лаек дип табылды. Аңа диплом һәм истәлекле бүләк – видеорегистратор тапшырылды. Калганнар да шулай ук диплом һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде. Җиңүче Әтнә данын Казанда узачак респуб­лика “Автоледи-2020” бәйгесендә яклаячак. Сынатма, Лилә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев