Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Бала – төп пассажир!”

Язгы каникул – 19-31 март көннәрендә Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан республика территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында “Бала – төп пассажир!” чаралар комплексы уздырыла.

2020 елның ике аенда республикада балалар катнашында 59 юл һә­лакәте теркәлгән.

Аларда 3 бала үлде, 65 бала төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Балалар катнашында юл һәлакәтләре саны арту борчу тудыра. Агымдагы елда шундый 35 очрак теркәлгән, аларда өч бала үлгән һәм 40 бала тән җәрәхәтләре алган. Чагыштыру өчен, 2019 елның шул ук ике аенда 23 юл һәлакәте теркәлеп, аларда 2 бала үлгән, 15е тән җәрәхәтләре алган.  
“Юл хәрәкәте ка­гый­дәләренең 22.9 пунк­ты нигезендә, җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәр баланы алгы утыргычта, җиде яшькә кадәр баланы арткы утыргычта авырлыгына һәм буе­на карап, махсус креслода йөртү каралган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 12 яшькә кадәр баланы арткы утыргычта да махсус креслода йөртүне сорый. 12 яшьтән олырак­лар куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә тиеш”, – дип кисәтә Әтнә-Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Сафиуллина.
“9-15 март көннәрендә район юлларында барлыгы 34 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында 8 йөртүче – иминият полисы булмау сәбәпле, 2 йөртүче – штрафын вакытында түләмәгәнгә административ җаваплылыкка тартылды. Бер йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утырган – аңа утыз мең сум штраф һәм күпмедер вакытка йөртү таныклыгыннан мәхрүм ите­лү яный. Бер вак юл һә­лакәте теркәлгән”, – дип хәбәр итә Эчке эш­ләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев. Шул ук вакытта 16-31 март көннәрендә район юлларында “Автобус” операциясе игълан ителә.
Фәридә ФИЛАТОВА

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев