Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Бала – төп пассажир”1

Алсу Сафиуллина, Әтнә-Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе

Җәйге каникул чорында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан шул исем астында профилактик чара уза.
 20-30 июль көннәрендә үтүче әлеге чара  балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла. Агымдагы елда, мәсәлән, бала – пассажирлар катна­шында 84 юл һәлакәте тер­кәлгән. Аларда дүрт ба­ла үлгән һәм 95 бала тән җәрәхәтләре алган. Үлү­че дүрт баланың берсе кагыйдәләрне бозып йөртелгән булган. Дәү­ләт­ автоинспекциясе исе­гезгә төшерә:  юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунк­ты нигезендә, җиңел машинада алгы утыргычта – 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта – 7 яшькә кадәр балаларны яше һәм буена карап махсус утыргычта йөртү тиеш. Юл инспекторлары 12 яшькә кадәр балаларны артта да махсус утыргычта йөртергә кирәк дип тәкъдим итә. 12 яшьтән өлкәнрәкләр исә куркынычсызлык каешы белән эләктереп куелган булырга тиеш. ЮХИДИ инспекторлары балаларны транспорт чарасында йөртү куркынычсызлыгы буенча актив эш алып бара.
Агымдагы елда кагыйдә бозучыларга биш меңнән артык протокол төзелгән. Бу кагыйдәне бозган өчен өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Бүгенге көндә  махсус утыргычлар балалар имгәнүен һәм үлемен кисәтү буенча иң эффектив чараларның берсе булып тора. Бө­тен­дөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча, дөрес итеп урнаштырылган очракта, бу җайланма травма алу һәм үлем куркынычын яңа туган сабыйлар арасында 70 процентка, 1 яшьтән алып 4 яшькә кадәргеләр арасында якынча 54-80 процентка киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев