Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Балигъ булмаганнар кагыйдә боза

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр иткәнчә, узган атна барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозган дүрт җәяүле тоткарланган.

Иң кызганычы, шуларның икесе – балигъ булмаучылар. Аларның эшен балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе караячак. Бер җәяүле юлны дөрес урыннан чыкмаган, тагын берсенең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юк.

1-7 ноябрь көннәрендә исә барлыгы 37 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Шулар арасыннан алты йөртүченең – номерлары пычрак, алтысы – куркынычсызлык каешын такмаган. Бер йөртүче юл һәлакәте урынын ташлап киткән, суд карары нигезендә ул бер елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Юлларда бозлавык, һава торышы үзгәрүчән – берүк игътибарлы булыгыз”, – дип кисәтә бүлекчә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев