Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер атнада — 42 протокол

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, 3-8 апрель көннәрендә районыбыз юлларында 42 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

Кагыйдә бозуларның күбесе — куркынычсызлык каешы белән бәйле. Бу чорда, шул сәбәпле, 18 транспорт йөртүчегә административ протокол төзелгән. Кызганычка каршы, күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, тонировкасы тиешледән артык булучылар да кимеми. Шундый 9 техника йөртүче тоткарланган. Ә менә 5 транспортның дәүләт теркәү номеры укырлык дәрәҗәдә булмаган. Хәзер аларга штраф түләргә туры киләчәк. Һәркем юлга чыгар алдыннан номерларны күздән кичерергә, чистартырга тиеш, югыйсә. 
Ике йөртүче махсус балалар утыргычы булмаган хәлдә, яшь пассажирлар утырткан. Шушы ук чорда бер транспортны тиеш булмаган җиргә куйганнар һәм шушы аралыкта бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев