Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер атнага – 67 кагыйдә бозу

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев сүзләренә караганда, 22-28 ноябрь аралыгында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен әнә шуның кадәр протокол төзелгән.

Шулар арасыннан алты йөртүче – штрафын вакытында түләмәгән, җидесенең – страховкасы юк, тугыз йөртүче – куркынычсызлык каешын такмаган, уналты йөртүченең номерлары пычрак, икесе – телефоннан сөйләшеп барган, берәү руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утырган дип шикләнелә. Тагын бер йөртүче руль артына йөртү хокукы бирүче таныклыгы булмаган хәлдә утырган, аңа суд карары нигезендә 15 мең сум штраф салынган, машина “штрафстоянка”га озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур эш эшләгәннәр инде....