Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер көнгә биш протокол

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

Бүген Әтнә районында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан чираттагы рейд булып узды.

"Рейд барышында 5 машина йөртүчегә протокол төзелде. Ике машина йөртүче куркынычсызлык каешы эләктермичә йөргән һәм тагын ике машина йөртүченең автомобиль тонировкасы тиешледән күбрәк иде. Бер йөртүченең машинасы техник яктан төзек булмаганга административ протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев