Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бәйрәм дип тормыйлар

Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре дә артта калды.

Бәйрәм көннәрендә, ягъни, 1-9 гыйнварда район юлларында барлыгы 64 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бер йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыруда шикләнелә, аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Киемнәрендә яктылык кайтаргыч элемент булмаган ике җәяүле, куркынычсызлык каешын такмый йөргән алты йөртүче, иминият полисы булмаган – биш, номерлары пычрак – 28, юл билгесе урынына дөрес итеп туктамаган сигез йөртүчегә дә административ протоколлар төзелгән.

Алты йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган, берсе – баласын махсус утыргычка утыртмаган.

Теркәлмәгән транспорт чарасы өчен бер йөртү - ченең машинасы “штрафстоянка”га озатылган. Дүрт вак юл һәлакәте теркәлгән.

“Штрафларын вакытында түләмәгән биш йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылды, – ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев. – Исегезгә төшерәбез, штрафны вакытында түләмәгән өчен аны икеләтә күләмдә түләү, 15 тәүлеккә кадәр арест яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр каралган”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев