Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Электрон рассылкага язылыгыз

23-29 август көннәрендә район юлларында барлыгы 45 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә. Шулар арасыннан, унбер йөртүче - куркынычсызлык каешын такмый йөргән, алтысының - иминият полисы юк, өчесе “тонировка”лы транспорт чарасында йөргән. Бер йөртүче - штрафын вакытында түләмәгән. Юлны дөрес урыннан чыкмаган ике җәяүлегә административ протокол төзелгән. Тагын бер йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыру сәбәпле, суд карарын көтә. Дүрт вак юл һәлакәте теркәлгән.

“Штрафларыгыз турында мәгълүматны вакытында аласыгыз киләме? Бу очракта безгә килеп, электрон рассылкага гариза язарга мөмкин. Штрафыгызны түләгез һәм тынычлап йөрегез”, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев