Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Электрон рассылка”га язылырга онытмагыз

“12-18 июль көннәрендә район юлларында барлыгы 21 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җбүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев.

Кагыйдә бозу очраклары ни белән бәйле соң? Шул ук ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, биш йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмый йөргән өчен штраф салынган. Берәү баласын махсус утыргычсыз йөрткән. Ике йөртүченең иминият полисы булмаган, тагын икесе штрафын вакытында түләмәгән.

Бер йөртүче “обгон”га чыккан өчен административ җаваплылыкка тартылган.  

Машина йөртү хокукын бирүче таныклыгы булмаган исерек йөртүчегә суд тарафыннан 10 тәүлеккә “арест” билгеләнгән. Спиртлы эчемлек кулланучыга руль биргән машина хуҗасына да протокол төзелеп, материаллар судка тапшырылган.

Белешмә

– Штрафларыгыз турында мәгълүмат электрон почтага килеп торуын теләсәгез, безгә килеп гариза языгыз, – ди җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев.

Исегездә булса, алда телгә алынган вак юл һәлакәтләренең берсе Әтнә

– Арча юлы киселешендә килеп чыкты. Биредә КаМАЗ белән “Рено Сандера” машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә , “ Рено ” машинасының ике пассажиры, шул исәптән бер бала тән җәрәхәтләре алды. Бу эш буенча тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев