Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе комада

Юл-транспорт һәлакәте кичә Тукай районында Игенче авылыннан ерак түгел җирдә кичке сигездә булган.

Чит ил машинасы Татарстанның Тукай районында юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе комада. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйгалар урыныннан үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сигездә, Игенче авылыннан ерак түгел урында булган.

«Шевроле» автомобилен йөртүче юлның машиналар йөрү өлешендә транспорт чараларын урнаштыру кагыйдәләрен бозган һәм каршы як юл кырыена төшеп киткән», - диде «Татар-информ»га Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

«Шевроле» шоферына 54 яшь, руль артында ул тугыз ел. Чаллы дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, соңгы ике елда ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен өч тапкыр бозган һәм штрафларны вакытында түләгән.

Ашыгыч ярдәм табиблары ир-атны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткән. Аның башына зыян килгән, баш мие селкенгән, имгәнгән һәм сынган җирләре бар, дип диагноз куйган табиблар. 

Чыганак http://Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев