Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Игътибарлы булыйк

ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, 11-18 октябрь көннәрендә районыбыз юлларында 26 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Һаман кисәтеп һәм административ штраф түләүчеләр турында хәбәр итеп торуга карамастан, автотранспортта куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр әллә ни кимеми. Бер атна эчендә шундый 9 очрак ачыкланган. Шул ук вакытта 4 җәяүле автотранспорт юлын тиеш булмаган җирдән аркылы чыккан. Ә менә йөк ташу кагыйдәсен – 3 һәм пассажирлар ташуныкын 2 йөртүче бозган. Тиешле документларсыз юлга чыккан, административ штрафын вакытында түләмәгән һәм иминият белешмәсе булмаган икешәр йөртүче тоткарланган. Шушы ук чорда 2 юлтранспорт һәлакәте булган. Көз-кыш айларына аяк басу сәбәпле, юл кагыйдәләрен бозу очраклары тагын да артмагае дигән куркыныч бар. Игътибарлырак булыйк, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев