Без катнашкан "Тоннель" нәтиҗәләре
Җомга көнне "Тоннель" операциясе узды районда.
Нәтиҗәләрен хәбәр итәбез. Уйланыр өчен җирлек җитә.
Операция барышында 36 машина туктатылды. 38 кеше тикшерелде. 3 машина йөртүчегә протокол төзелде. Ике машина йөртүчегә - "обгон"га чыккан өчен, өченчесендә - бала утыргычы юк. Һаман да шул бер сүз - ник ашыгабыз?
Үзебезнең журналистлар да катнашты әлеге операциядә. "Выжылдап киткән машина җиленнән селкенерлек анда", дип кайттылар. Кая ашыгабыз? Тәртип белән йөрик!
Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев