Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Иминлек каешы” старт ала

20-22 декабрь көннәрендә республика территориясе буенча «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Чараның максаты - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын тагып йөрүгә игътибарны арттыру, моның белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче игътибарлы булырга һәм куркынычсызлык каешын эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын машина йөртүче һәм алгы утыргычта пассажирлар өчен 50%, арткы утыргычлардагыларга 25% ка киметә.Машина әйләнгән вакытта куркынычсызлык каешын эләктерелгән булу исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра.
Алсу Сафиуллина, Әтнә – Биектау районнары буенча яшь юидчылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев