Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Исерек күрсәң – шалтырат!

Без еш кына руль артында спиртлы эчемлекләр кулланып утыручыны күрсәк тә, күрмәмешкә салышып китәбез.

Кү р м и б е з, я н ә се. Йөрсен шунда, безгә генә тимәсен. Ә моның ахыры аянычлы бетәргә мөмкин икәнлеген уйлыйсыбыз килми. Исерек йөртүчеләр белән бәйле фаҗигаләр хакында көн саен ишетеп торабыз, югыйсә. Иң аянычы – хатын-кызлар – әниләр руль артына “салган” килеш утырып, һәлакәт китереп чыгарулар арта. Югары Осланда квадроцикл “иярләгән” ханымның шундый геройлыгы 11 яшьлек кыз баланың үлеменә китерде. Әлмәт районында килеп чыккан фаҗигадә исә өч яшьлек малайның гомере өзелде. Бу бит руль артындагыларның гына түгел, бу хәлгә битараф калучыларның да гаебе.

– Мондый күренешкә юлыксагыз, 2-15-75 яки 2-15-80 телефоннары аша шалтыратып, хәбәр итә аласыз. Бу бары тик аноним рәвештә генә башкарыла, – ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Ә узган атна барышында район юлларында барлыгы 22 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утыручы берәүгә 10 мең сум күләмендә штраф салынган. Дүрт йөртүче – документларын өйдә “оныткан”. Штрафларын вакытында биш йөртүче түләмәгән. Икесе – куркынычсызлык каешын куймый йөргән. Юл һәлакәте урынын ташлап киткән бер йөртүченең эше судка тапшырылган. Бер исерек йөртүче тоткарланган. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев