Исерек-йөртүче ачыкланган
ЮХИДИ бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, 13-19 сентябрь көннәрендә район юлларында 27 закон бозу очрагы теркәлгән.
Алар арасында 3 вак юлтранспорт һәлакәте, 5 автомашинаның төзексез хәлдә булуы ачыкланган. Шул ук вакытта 4 очракта куркынычсызлык каешын такмаганнар, бер тапкыр алда барган транспорт чарасын тиешле урында узмаучыны тоткарлаганнар. Иң кызганычы – тагын бер очракта исерек автотранспорт йөртүче ачыкланган. Югыйсә газетабыз һәм сайт аша бу хакта гел кисәтеп торабыз, әмма моны колакларына элмәүчеләр һаман табылып тора. Нәтиҗәсе, әлбәттә, бик кызганыч!
Автотранспорт йөртүчеләр арасында тагын бер төр законны санламаучылар бар. Болары – штрафларын вакытында түләмәүчеләр. Күпме генә кисәтүгә карамастан, арабызда күпсанлы штраф ияләре гел ачыклана.
Тормыш күрсәткәнчә, штрафын вакытында түләмәүчеләр өчен дә ахыры бик күңелсез тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев