Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юлда — тагын бер исерек

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итүенчә, узган атнада районыбыз юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 36 административ протокол төзелгән.

Аерым алсак, 12 йөртүче куркынычсызлык каешы такмаган, 1 очракта баланы махсус утыргычка утыртмаганнар, 2 автомобиль тоташ линияне кистереп, алдагы транспортны узарга чыккан, ә 1 тапкыр җәяүле транспорт юлын тиеш булмаган урында аркылы чыккан, 6 автомобильнең тонировкасы тиешле нормадан артык булган, 1 йөртүче җәяүлеләр кичүендә җәяүлене уздырмаган. Кызганычка каршы, алкоголь куллануда шикле бер йөртүче дә тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев