Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юллар ашыгуны кичерми

Республикада “Язгы каникуллар” исемле профилактик чара старт алды.

Ул 23 марттан 1 апрельгә кадәр уза. Максаты – балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау.

Агымдагы елның 2 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл­транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 бала һәлак була һәм 60ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Юл­ ­транспорт һәлакәтенең 28ендә пассажирлар – балалар. Аларда 2 бала һәлак була һәм 31е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Юл һәлакәтендә үлүче балалар Югары Ослан һәм Биектау районнарында теркәлгән.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта, 7 яшькәчә балаларны арткы утыргычларда йөртү тиешле җиһазлар белән башкарылырга тиеш. 12 яшьтән өлкәннәр генә, бары куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә хокуклы.

Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә дә нык игътибар итәләр. Бу төр кагыйдәне бозган өчен 3000 сум күләмендә штраф та каралган.

Пассажир ­балалар катнашындагы 28 юл транспорт һәлакәтендә 29 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Шуңа күрә дә “Язгы каникуллар” исемле профилактик чара барышында полиция хезмәткәрләренең игътибарыннан юл йөрү кагыйдәсен бозган балалар читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турындагы мәгълүмат профилактикалау максатыннан ул белем алган мәгариф оешмасына тапшыралачак. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча дәүләт башлыгы юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә. Район башкарма комитеты җитәкчесе җитәкчесе Айрат Каюмов та Әтнә районы халкын кисәтеп:

- Шуныс истән чыгармыйк. Юллар ашыгуны кичерми. Районыбыз укучыларының язгы каникуллары да башланып китте. Аннары һава торышы да гел үзгәреп тора. Шуңа күрә дә машина руле артында утыручылар да, балалар да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде. Юл аркылы чыкканда игътибарлы булыйк. Өлгерәм, дип гомерлек үкенечләр эшләмик, - диде.

Юлларда игътибарлы булыйк, ашыкмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев