Каеш куярга иренмәгез
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 13-19 июль аралыгында район юлларында барлыгы 46 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Шулар арасыннан, унбер йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен административ протокол төзелгән. Исегезгә төшерәбез, моның өчен 1 мең сум күләмендә штраф каралган. Иминият полисы булмаган дүрт йөртүче 800әр сум штраф түләячәк. Тагын дүрт йөртүченең номерлары укылмаган, аларга 500әр сум штраф яный. Баласын махсус утыргычсыз йөртүче бер йөртүчегә исә штраф саллырак – 3000 сум күләмендә. Унике йөртүче штрафын вакытында түләмәгән, белүебезчә, андыйларга штрафны икеләтә күләмдә туры киләчәк, яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр яки 15 тәүлеккә кадәр арест та каралган. Атна барышында бер вак юл һәлакәте теркәлгән.
“Машина йөртүчеләр игътибарлы булсыннар иде, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев. Парковкага машинаны икенче рәт итеп куйган өчен ике мең сум күләмендә штраф яный. Еш кына бу хакта онытып җибәрәләр. Штрафы зур – кагыйдәне бозмыйк!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев