Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кагыйдә бозулар кимеми

Районыбызның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алган мәгълүматларга караганда, 17-23 апрель көннәрендә транспорт йөртүчеләрне 26 административ җаваплылыкка тарту очрагы теркәлгән.

Кызганычка каршы, юлда руль артына исерек хәлдә утыруда шикләнелгән йөртүче дә тоткарланган. Элеккечә үк күпчелеге — йөртүченең куркынычсызлык каешы такмавы белән бәйле. Язгы-җәйге чорга керү сәбәплеме, машина пыяласын тиешледән артык күләмдә тонировкалаучылар арткан. Бер атнада шундый 5 йөртүче ачыкланган.
Моннан тыш 2 юл һәлакәте, 2 каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, 2 тапкыр балаларны махсус утыргычсыз йөртү очраклары теркәлгән. Шушы ук чорда дәүләт теркәү номеры укырлык дәрәҗәдә булмаган, машинасын тиешсез урынга куйган, документларсыз транспорт белән идарә иткән, руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен берәр очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев