Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кагыйдә бозу очраклары кимеми

ЮХИДИ хәбәр итә

3-9 февраль көннәрендә район юлларында барлыгы 46 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итәләр.
Кагыйдә бозучылар арасында тугыз йөртүче – куркынычсызлык каешын такмый йөргән, дүртесенең – номерлары укылмый, берсе – баласын махсус утыргычсыз йөрткән, биш йөртүче – тонировка өчен җаваплылыкка тартылган. “Обгон”га чыккан бер йөртүчегә биш мең сум күләмендә штраф салынган. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Җиде йөртүче штрафын вакытында түләмәгән.
"Юлларда бер-беребезгә карата хөрмәт күрсәтик, ахыры аянычлы булмасын", – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев