Әтнә таңы

Кагыйдә таләпләре үтәлсен иде

Бәйрәм көннәрендә район үзәгендә килеп чыккан юл һәлакәте турында ишетми калмагансыздыр.

Реклама

Исегездә булса, “Опель Астра” машинасының йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәсе таләпләрен үтәмичә, юл бирмәү сәбәпле “Рено Логан” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Рено”дагы 2015 елгы кыз бала һәм аның  әтисе тән җәрәхәтләре алалар. Кыз баланы балалар үзәк клиник хастаханәсенә озаталар. Бүгенге көндә аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
– Руль артындагылар игътибарлырак булсын иде. Балаларны махсус утыргычта йөртү турында да онытмыйк, – ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев. – Алда телгә алынган дүрт яшьлек бала махсус утыргычта булмаса, Аллам сакласын, ахыры ни белән бетүен уйларга да куркыныч. Һава торышы үзгәрүчән, бу исә юлларда аеруча сак булырга кирәклеген таләп итә. Игътибарлы булыйк. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: