Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Кагыйдәләр үтәлеше тикшерелде

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев әйтүенчә, узган атнада – 13-19 апрель көннәрендә район юлларында барлыгы 32 йөртүче юл кагыйдәсе таләпләрен бозган.

Шулар арасында, җиде машина йөртүчегә – номерлары пычрак, ун йөртүченең иминият полисы юк, биш йөртүче – куркынычсызлык каешын такмый йөргән өчен административ протоколлар төзелгән.

Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Ике йөртүчегә юл һәлакәте вакытында махсус билгене куймаган өчен дә штраф салынган.
“Юлларда игътибарлы булыйк, – ди инспектор. – Бик кирәк булмаганда, юлга чыкмавыгызны сорыйм. Чыккан очракта белешмәләр булсын”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев