Каршы якка чыгучылар күп
Статистик мәгълүматларга караганда, алда барган транспорт чарасын каршы як полосага чыгып узу очраклары арткан.
Кызганычка каршы, ул инде гадәти хәлгә әйләнгән. Бу маневрны ясарга этәрүче берничә сәбәп булырга мөмкин. Күпчелек очракта алда акрын барган транспорт чарасын узу белән бәйле. Әмма ул җитди юлтранспорт һәлакәтенә эләгү белән бергә, “права”дан колак кагуга да китерергә мөмкин. Өстәвенә, еш кына алда барган техника чарасы акрын бармый, узарга теләүче үзен “текә” итеп күрсәтергә тели. Дөрес, чыннан да ашыгучылар да булырга мөмкин. Әмма алар берсе дә җаваплылыктан азат итмиләр.
Шул ук вакытта каршы як полосага чыгарга мәҗбүр булучылар да бар. Әйтик, кинәт алда туктап калган транспортны яки берәр каршылыкны узарга туры киләргә мөмкин. Шөкер, административ закон юл кагыйдәсен бозучыларны җаваплылыкка тарту белән бергә, күз алдында кисәтү ясау мөмкинлеген дә тота.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре каршы як полосага чыгуны хәтәр маневр саный, чөнки, каршы яктан килүче транспорт чарасы белән “маңгайга-маңгай” килеп бәрелешергә мөмкин. Аңлашыладыр, бу төр авария авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә, ул кагыйдәләрне тупас бозу төренә керә дә. Нәкъ шул сәбәпле, йөртүче таныклыксыз калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев