Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кичке якта күренеп тор

Октябрь аеның да уртасы җитте. Көннәрнең кыскара баруы яхшы сизелә.

Эштән кайткан да, кич җитеп беткән була. 15 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр ”Җәяүле кичү” (Пешеходный переход) операциясе башланып китә.
Әлеге вакыт аралыгында җәяүлеләрнең юл аша тиешле урыннан чыгуы, машина йөртүчеләрнең җәяү­леләргә юл бирү-бир­мәвенә игътибар би­реләчәк. Шулай ук кичке якта йөрүчеләрдә «яктырткыч» элементларның барлыгына да игътибар итәчәкләр. Әтнә район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айнур Ямалиев кичке якта йөрүчеләргә «яктырткыч»лар турында онытмаска киңәш итә.
Дөрестән дә, көзге ка­раңгы юлда руль артында утыручыга, юл кырыенда барган җәяүлене шәйләве бик кыен. Шуңа күрә дә үзебезгә дә, башкаларга да ихтирамлы булыйк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев