Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Киемдә яктылык кайтаргычлар булсын

Район юлларында кагыйдә бозучылар саны кимеми.

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 5-11 июль аралыгында барлыгы 41 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасыннан өч йөртүченең иминият полисы юк, дүртесе – “тонировка”лы, 12 йөртүче – куркынычсызлык каешын такмаган, ике йөртүче – телефоннан сөйләшеп барган. Юл һәлакәте урынын ташлап киткән ике йөртүче суд карары нигезендә бер елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручы өч йөртүчегә дә административ протоколлар төзелгән.

– Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны киметмәсәк иде, – ди вакытлыча җитәкче вазыйфаларын башкаручы Рамил Гәрәев.

– Үзебезнең һәм дә тирәяктагыларның тормышларын саклап калуда бу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев