Бүген 13:50 сәгатьтә Арча - Олы Мәңгәр юлында юл - транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Әлеге юл һәлакәтендә Лада Гранта автомобиле һәм трактор бәрелешкән. Лада Гранта автомобиле юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне һәм дистанцияне сакламаган. Юл - транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк, йөртүчеләрнең берсе үз гаебен таныган.
Нет комментариев