Номерларың күренмәсә – штраф түлә
ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 17-23 февраль көннәрендә район юлларында барлыгы 32 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Шулар арасыннан алты йөртүче – иминият полисы булмаганга, җидесе – номеры пычрак булу сәбәпле, биш йөртүче – штрафын вакытында түләмәгән өчен һәм берсе – баласын махсус утыргычта йөртмәгәнгә административ җаваплылыкка тартылган. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Үзгәрүчән һава торышы саклану сәбәпле, юлларда бик игътибарлы булуыгыз сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев