Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Нурия быел да сынатмады

Мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре арасында узучы республика “Яшел ут-2020” бәйгесенең район этабына йомгак ясалды.

Әлеге бәйге Әтнә-Биек­тау районнары яшь юидчылар белән эшләү бүлеге, район мәгариф бүлеге һәм Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бү­лекчәсе белән берлектә оештырылды. Анда район балалар бакчаларыннан 14 тәрбияче катнаш­ты.
Бәйге нәтиҗәләре бу­ен­ча җиңүче исеменә Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Гайфуллина лаек булды. Бәйгенең призерлары – шулай ук Олы Әтнә балалар бакчасыннан Айгөл Габдрахманова һәм Гөлназ Хадиева.
Яңа Шашы балалар бакчасы исә “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә җиңүче булып танылды.
Җиңүчеләргә дип­лом­нар һәм истәлек бү­ләк­ләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев