Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Обгон”, исерек йөртүче һәм башкалар

Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 26 октябрь – 1 ноябрь аралыгында район юлларында барлыгы 62 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

Кызганыч, юлларда үзенең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куеп, “обгон”га чыгучылар да, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар да бар әле. Җиде йөртүченең иминият полисы юк, унөч кеше – куркынычсызлык каешын такмый йөргән, унысының – номерлары укылмый, җидесе – “тонировка” белән йөри. Алда әйткәнчә, берәү  спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган, тагын ике “герой” – “обгон”га чыккан. Административ җәзага тартылган ике җәяүленең берсе – юлны дөрес урыннан чыкмаган, икенчесенең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юк. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән.
“Атна барышында биш кешегә штрафын вакытында түләмәгән өчен протоколлар төзелде. Шуны онытмагыз, бу очракта штрафны икеләтә күләмдә түләү, яки 50 сәгатькә мәҗбүри эш яисә 15 тәүлеккә кадәр арест каралган. «Көзге каникуллар» профилактик чарасы да дәвам  итә, балаларга игътибарлырак булыйк”, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев