Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Обгон”га чыга күрмәгез

20-26 сентябрь көннәрендә районыбыз юлларында барлыгы 27 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.
Юл кагыйдәләрен бозу белән бәйле рәвештә алты йөртүчегә - куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә, өчесенә – “тонировка” өчен, тагын өчесенә – иминият полисы булмау сәбәпле административ протоколлар төзелгән. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. 
Спиртлы эчемлекләр куллануда шикләнелгән ике йөртүчегә суд каршында җавап тотарга туры 
киләчәк. “Обгон”га чыккан бер йөртүче тоткарланган. “Исегезгә төшерәбез, “об-
гон”га чыккан өчен беренче юлга – 5 мең сум штраф, икенче юлы исә йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. 
Игътибарлы булыгыз, юл ваемсызларны кичерми”, – дип кисәтә бүлекчә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев