Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Обгон”га чыгарга ашыкма

3-9 май көннәрендә район юлларында барлыгы 35 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә. Кагыйдә бозучылар арасында иң күбе – куркынычсызлык каешын такмый йөрүчеләр. Андый ун йөртүче тоткарланып, аларга административ протокол төзелгән. Җаваплылыкка тартылучыларның бишесендә иминият полисы булмаган. Дүрт йөртүче “тонировка” өчен административ җаваплылыкка тартылган. Ике йөртүче 20.25 маддәсе буенча тоткарланган, бу – штрафны вакытында түләмәүне аңлата. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган йөртүче дә, “обгон”га чыгучы тагын берәү дә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев