Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Обгон”га чыгучы да бар

15-21 ноябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 28 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасыннан, дүрт йөртүче тиешле ”знак”ка игътибар бирмәгән, сигезенең – номерлары пычрак, икесе – куркынычсызлык каешын такмыйча руль артына утырган. Ике йөртүченең иминият полисы юк, берәү – “обгон”га чыккан. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән. “Һава торышы үзгәрүчән, юлларда бозлавык, җәяүле буран да булырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен төгәл үтик”, – ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев