Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Обгон”га чыкма – үзеңне сакла

“Мондый шаяруның нәти-җә се аяныч бетәргә мөмкин”, – ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча баш каручы Рамил Гәрәев.

Узган атна барышында район юлларында барлыгы 33 юл хәрәкәте кагыйдәсен бо зу очрагы теркәлгән. 8 йөртүчегә – куркынычсызлык каешын так мый
йөргәнгә, 5енә –“страховка” өчен, 2 җәяүленең бер сенә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булмаганга, икен-чесенә юлны дөрес урыннан
чыкмаган өчен административ протоколлар төзелгән. Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырган дип шикләнелүче 2 йөртүче суд карарын көтә.
Юл һәлакәте урынын калдырып киткән берәүнең дә эше судка тапшырылган. 2 вак юл һәлакәте килеп чыккан.

Йөртү хокукы булмаган хәлдә руль артына утырган берәүгә суд карары нигезендә 10 мең сум штраф салынган. Әлеге затка рульне биргән өчен машина хуҗасына 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев