“Обгон”га чыксаң – 5 мең сумыңны әзерлә
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 17-23 август көннәрендә район юлларында барлыгы 27 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Шулар арасыннан, дүрт йөртүчегә – куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә, җидесенә – номер пычрак булганга административ протокол төзелгән. Дүрт йөртүче штрафларын вакытында түләмәгән. Бер йөртүче “обгон”га чыккан, аңа – 5 мең сум штраф. “Игътибар , балалар!” һәм “Мобильник” профилактик чаралары дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев