Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Операция дәвам итә

Юхиди бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 8-14 июнь көннәрендә юлларда барлыгы 23 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасыннан дүрт йөртүчегә – “тонировка” өчен, өчесенә – куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә, бер йөртүчегә – “обгон”га чыккан өчен протоколлар төзелгән.  Ике йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утырган – аларның язмышын суд хәл итәчәк. Исегезгә төшереп узабыз, 11нән 30 июньгә кадәр “Куркынычсызлык каешы” операциясе дәвам итә. “Соңгы көннәрдә вак юл һәлакәтләре саны артуы күзәтелә – бер-бер артлы берничә юл һәлакәте теркәлде. Аллага шөкер тән җәрәхәте алучылар юк. Игътибарлы булыгыз”, – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Фәридә Филатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев