Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Отам дип отылган

Бәйрәм алды куңел күтәренкелеге еш кына мошенниклар тарафыннан алдануга да сәбәп булып тора.

Бер райондашыбызны энә шулай кәкре каенга терәгән алар. "Русское лото" да акча отам дип, лотерея алыр өчен, приложение скачать иткән ул. 3 билет алган, һәм 251 мең сум акча отуы турында сөенечле хәбәр алган.

Тик бу акчаны алу өчен үзен дэ түләргә кирәк икән. Шатлыктан башы әйләнгән райондашыбыз үзенең паспорты һәм банк картасы турында барлык мәгълуматны биргән. 28 декабрь көнне 23.50 дән алып 29 декабрь 00.30 га кадәр аның картасыннан башта - 576, соңрак - 1178;812;1233.75;1292;1283.10 - барлыгы 6374 сум 85 тиен акча мошенниклар кесәсенә күчә. "Әлеге Эш буенча тикшерү бара, - дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлеге өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтжанова. Берүк сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев