Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Правасы да булмаган

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итүенчә, 24-30 май аралыгында район юлларында барлыгы 25 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Өч машина йөртүченең иминият полисы юк, өчесе куркынычсызлык каешын такмаган. Ике йөртүче юл билгесе турысына дөрес туктамаган, бер машина йөртүче баланы махсус утыргычсыз йөрткән, дүрт йөртүченең номерлары пычрак булган, берәү руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утырган, аның хәтта машина йөртү таныклыгы да булмаган. “Әлеге машина йөртүчегә 10 тәүлек арест бирелде”, – ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев