Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юл транспорт һәлакәтендә 5 бала үлгән

Татарстанда “Игъ­ти­бар – балалар” про­фи­лак­тик чарасы старт­ ала

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чараның төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә тән җәрәхәте алуны кисәтү.
Алсу Сафиуллина, Әт­нә-Биектау районнары буенча яшь юидчылар белән эш­ләү бүлеге җитәкчесе
2020 елның җиде аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында барлыгы 238 юл-транспорт һәлакәте тер­кәлгән. Аларда 5 бала үлгән һәм 254 бала тән җә­рәхәтләре алган.
Статистикага күз салсак, балалар катнашында юл фаҗигаләре саны нәкъ менә август-сентябрь айларында артуын күзәтербез, чөнки бу чорда яшүсмерләр озын җәйге яллардан соң, юлларда үз-үзеңне тоту ка­гыйдәләрен оныталар. Мәсәлән, 2019 елның август-сентябрь айларында балалар катнашында 109 юл һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала үлгән һәм 115 бала тән җәрәхәтләре алган.
“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында Татарстанда балаларны транспорт чараларында йөртү буенча массакүләм йөртүчеләрне тикшерү, җәяүлеләргә юл бирү белән бәйле кагыйдәләр үтәлеше, яктылык кайтаргыч элементларга игътибарны җәлеп итү, балигъ булмаганнар тарафыннан кагыйдәләр үтәлешенә аерым игътибар булачак. Шул ук вакытта балаларның юлларда куркынычсызлык таләпләре үтәве буенча Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары узар дип көтелә.
Әти-әниләр ба­ла­лар­ның юл йөрү ка­гый­дәләрен үтәвенә аеруча игъ­тибарлы булса иде. Балаларның юл кырыйларында һәм башка шундый куркыныч янаган урыннарда ялгыз калмавын тәэмин итү кирәк. Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 маддәсе нигезендә, җиде яшькәчә балаларны җиңел машинада яки йөк машинасы кабинасында бары тик махсус утыргычта гына йөртү мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  җиде яшьтән соң да балаларны транспорт чарасында шундый утыргычта гына йөртүне кирәк дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев