Әтнә таңы

Республикада “Көзге каникуллар” операциясе старт алды

30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан республикасы территориясендә “Көзге каникуллар” киң масштаблы профилактик чара башланып китте. Ул балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән.

Агымдагы елның тугыз аенда республика юлларында балалар катнашында 429 юл һәлакәте теркәлгән.

Аларда 13 бала үлгән һәм 453 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Балаларны транспорт чараларында йөртү бе­лән бәйле фаҗигаләр аеруча курку тудыра. Ел башыннан барлыгы ун пассажир-бала вафат булган. Шушы уңайдан, балалар күп йөри торган урыннар­да аларны йөртү кагый­дәләре таләпләрен бозу­ны профилактикалау мак­сатыннан, махсус чара­лар уза.
ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл кагый­дәләрен үтәмәүче кечкенә яшьтәге җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Аларның юл кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары, укытучылар, ата-ана комитетлары әгъзалары, “Родительский пат­руль” һәм “Отцовс­кий патруль” инициатив группа гражданнары һәм “Россия укучылар хәрәкәте ”җәмәгать оешмасы вәкилләре белән берлектә күзәтүдә тотачак.

Реклама

Кагыйдә бозу турында мәгълүмат  алга таба профилактик эшләр алып бару өчен җәяүлеләр белем алган уку йортларына җибәреләчәк.
Шулай ук, белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары  катнашында профилактик әңгәмәләр үткәрер дип көтелә. Шундый ук тематик лекцияләр автотранспорт оешмаларында да үтәчәк.
Көннәр кыскару һәм юлларда һава торышы үзгәрү нәтиҗәсендә килеп туган кыенлыклар белән бәйле рәвештә, Татарстан рес­публикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның аеруча игътибарлы булуларын һәм яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга кирәклеген  искәртә.

Алсу Сафиуллина, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге ( Әтнә районы секторы) начальнигы

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: