Рейд кимчелекләрне ачыклады
Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.
"28 марттан 3 апрель көннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тикшерү йөзеннән, ЮХИДИ тарафыннан махсус рейд ясалды. Аның барышында барысы 52 административ хокук бозу очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция өлкән лейтенанты Айнур Ямалиев. Бу атнада 17 транспортның теркәү номеры укырлык халәттә булмаган, 8 очракта куркынычсызлык каешын такмау ачыкланган, моннан тыш 10 йөртүче тиешле тизлекне сакламаган, 4 йөртүченең иминият кәгазе булмаган, 2 җәяүле юлны тиешле урыннан чыкмаган һәм 1 йөртүченең махсус балар утыртып йөри торган утыргычы булмаган, 10 очракта башка төр хокук бозган өчен җаваплылыкка тартылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев