Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Рейд нәтиҗәләре билгеле

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

Аның чираттагысы Чишмәле Сап, Бәрәскә, Күлле Киме юнә­лешләрендә булды. Рейд барышында барлыгы алты протокол төзелде. Ике йөртүче – штрафын вакытында түләмәгән өчен, берсе – куркынычсызлык каешын такмаганга, тагын берсе – номерлары пычрак булу сәбәпле административ җаваплылыкка тартылды. Тагын берәү – йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә руль артына утырган хатын-кызга өч тәүлеккә арест салынды. Ул спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган өчен йөртү хокукыннан ике ел элек мәхрүм ителгән булган. Хәзер аңа 3-15 тәүлеккә кадәр арест яисә 30 мең сум штраф яный. Чит районнан килгән әлеге “асыл кош” әнә шулай тиеш­ле җәзасын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев