Рейд нәтиҗәләре
Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.
"Узган рейдта барлыгы 5 машина йөртүчегә протокол төзелде. Бер машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган, ике машинаның номерлары чиста булмаган иде һәм ике йөртүче документларын өйдә онытып калдырганы өчен протокол төзелде",- дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Татарстандагы ЮХИДИ зыян күрүчеләр белән бәйле юл транспорт һәлакәте булса, бердәм ашыгыч хезмәтнең 112 телефон номерына мөрәҗәгать итү кирәклеген искә төшерә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев