Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Рул артында – яшүсмер?

“31 август – 5 сентябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 50 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Шулар арасыннан алты йөртүчегә – куркынычсызлык каешын куймый йөргән өчен, тагын алтысына – “тонировка”га, дүртесенә – иминият полисы булмаганга административ протоколлар төзелгән. Унбиш йөртүченең штрафларын вакытында түләмәве ачыкланган, андыйларга белүебезчә, штрафны икеләтә күләмдә түләү яки 15 тәүлеккә кадәр арест яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эш яный. Спиртлы эчемлекләр куллануда шикләнелүче бер йөртүче дә бар. «Шул ук вакытта 6-9 сентябрь көннәрендә өч йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланылуда шикләнелеп тоткарланган, бүгенге көндә суд карарын көтәләр. Алар арасында берсе – 17 яшендәге яшүсмер», – ди бүлекчә җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез

Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утырган йөртүчене күрсәгез – 2-15-80; 2-15-75 телефоннарына шалтыратып хәбәр итә аласыз. Шалтырату аноним рәвештә кабул ителә.

Юллардагы иминлекне бергәләп саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев