Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Штрафларны кайчан түләргә?

Штрафны 20 көн эчендә түләсәгез, аның күләме икеләтә кими.

— Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф кәгазе килде. Шуны түләргә һич вакыт таба алмыйм. Штрафны ничә көн эчендә түләргә кирәк?

Марат САБИРҖАНОВ.


— Русия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2нче мәддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тарттырылган кеше штрафын ул законлы көченә кергәннән соң кимендә алты ай эчендә түләргә бурычлы.
Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25нче мәддәсе буенча вакытында түләнмәгән штраф өчен өстәмә штраф каралган. Ул түләнмәгән штрафның икеләтә суммасын тәшкил итә, 1000 сумнан да ким була алмый. Яки кешене 50 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр, шулай ук 15 тәүлеккә тимер рәшәткә артына ябулары да ихтимал.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев