Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Штрафларны вакытында түләгез

Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүмат буенча, узган атна барышында район юлларында барлыгы 35 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Алты йөртүче иминият полисы булмау сәбәпле, тугыз йөртүче – куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә, икесе – тонировка өчен административ җаваплылыкка тартылган. Йөртү хокукы бирүче таныклыгы булмаган хәлдә руль артына утыручыга да штраф түләргә туры киләчәк. Ун йөртүче штрафын вакытында түләмәгән.

Исегезгә төшерәбез, моның өчен  штраф суммасын икеләтә күләмдә түләү, 15 тәүлеккә арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту каралган. – Мондый хәлләргә калмас өчен штрафларыгызны вакытында түләп барсагыз иде, – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев